20 апреля в 11.00 в Литературном музее Габдуллы Тукая пройдут традиционные Тукаевские чтения, посвященные 400-летию первой тюрко-татарской книге.
Тема чтений - «Г.Тукай в истории татарской книжной культуры». Жизнь и творчество народного поэта Г. Тукая, прожившего недолгую жизнь, но оказавшего огромное влияние на развитие татарской литературы, по-прежнему вызывают живой интерес исследователей.
Вот уже 17 лет в Литературном музее Г. Тукая проходят Тукаевские чтения, организованные по инициативе Национального музея РТ, Литературного музея Г. Тукая, Союза писателей Татарстана и Тукаевского общества. Темами обсуждения неоднократно становились актуальные проблемы, связанные с творчеством поэта и меценатством в татарской культуре, современными подходами к изучению культурного наследия от сохранения мемориальных реликвий писателей и поэтов до архитектурных объектов Казани.
Чтения проходят в рамках Года историко-культурного наследия Республики Татарстан и особое внимание будет обращено на проблемы, связанные с сохранением, изучением и представлением письменного наследия татарского народа. Участники чтений – известные историки и литературоведы, сотрудники музеев – представят результаты своих исследований, связанные с изучением истории татарской книги и книгопечатания, отражением татарской книжной культуры в музейной экспозиции.
Музей вносит свой вклад в сохранение наследия, представляя широкой публике прижизненные издания Г. Тукая и его современников - Р. Фахреддина, С. Сунчелея, Г. Камала, Ф. Амирхана, М. Гафури и др.
Традиционно участниками и слушателями чтений станут студенты и школьники г. Казани.
Тукай укулары
20 апрельдә 11 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда традицион Тукай укулары узачак. Быелгы укулар «Татар китабы тарихында Габдулла Тукай» дип атала һәм беренче басма төрки-татар китабы басылып чыгуга 400 ел тулуга багышлана.
Тукай укулары беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби музее, Татарстан язучылар берлеге һәм Тукай җәмгыяте тарафыннан 1994 елда оештырыла.
Биредә шагыйрь мирасын барлау, иҗатының әлегә кадәр күрелмәгән якларын өйрәнү мәсьәләләре күтәрелә, Тукай эшчәнлегенең яңа катламнары ачыла. Укулар инде 17 ел рәттән Габдулла Тукайның әдәби музеенда үткәрелә. Тукай укулары материаллары аерым җыентык итеп 1998, 1999 нчы елларда чыгарылды. Беренче басма төрки-татар китабы нәшер ителүгә 400 ел тулуга багышланган быелгы Тукай укулары материалларын бастыру да күздә тотыла.
Китап – рухи тормышның нигезе. Күп кенә башка халыклардагы кебек, татар милләтендә дә китап басу барлыкка килгәнче кулъязма китаплар гамәлдә булган. Аларны матур язу осталары – каллиграф-хаттатлар күчереп тараткан. 1612 елда Лейпциг шәһәрендә типография ысулы белән беренче төрки-татар теле грамматикасы дәреслеге басылып чыга. Татарларда басма сүз тарихы исә, Пётр I Иранга яу белән барганда язылган Манифестның татарча тәрҗемәсе басылудан (1722) башлана. Ул Әстерхан шәһәрендә, императорның юл (поход) басмаханәсендә нәшер ителә. XVIII йөзнең соңгы чирегендә татар китапларын басу Петербургның Сенат типографиясендә дәвам итә.
1800 елда Казанда беренче типография ачыла. Бу татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев оештырган «Азиат» типографиясе була. XIX йөз ахырында Казанда 15 ләп басмаханә исәпләнә, ел саен гомуми тиражы 1,5-2 млн. данә тәшкил иткән 140-180 исемдә татар китабы дөнья күрә. ХХ йөз башында басмаханәләр саны тагын да арта, Казанда һәм татарлар яшәгән күп шәһәрләрдә (Оренбург, Уфа, Әстерхан, С.-Петербург, Мәскәү һ.б.) китап нәшер итү һәм сату ширкәтләре барлыкка килә. Әлеге басмаханәләрдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның китаплары да дөнья күрә.
Г.Тукай өчен иң зур байлык - аның китаплары. Истәлекләргә караганда, шагыйрьнең бай китапханәсе була. Кызганыч, алар сакланмаган.
Габдулла Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең бай мирасы тупланган. Шәхси әйберләре белән беррәттән, аның үзе исән чакта һәм вафатыннан соң дөнья күргән китаплары аеруча игътибарга лаек. Г. Тукайның рухи остазлары К. Насыйри, Ш. Мәрҗани, Р. Фәхреддин, замандашлары С. Сүнчәләй, Г. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Ибраһимов һәм шулай ук рус, чит ил классикларының китаплары да музейның кадерле экспонатлары. Бөек шагыйрьнең әсәрләре дөнья күргән газета-журналларга да экспозициядә киң урын бирелгән.
Быелгы укулар «Татар китабы тарихында Габдулла Тукай» дип атала һәм ул Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасны саклау елы кысаларында үткәрелә. Танылган тарихчылар һәм әдәбият галимнәре татар басмаханәләре тарихы, Г.Тукай һәм татар вакытлы матбугаты хакындагы эзләнүләре белән уртаклашачаклар. Укуларда татар китаплары басылу, Тукай әсәрләрен нәшер итү, шагыйрьнең кулъязма мирасын саклау, Г. Тукай музее язмышы, аның яңа экспозициясен төзү кебек мәсьәләләр дә күтәреләчәк.